Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар утырту өчен чыршы, нарат, миләш сайлый

27 апрель көнне Татарстанда , елдагыча, "Бөтенроссия урман утырту көне" акциясе үтәчәк. Бу көнне республикада теләге булган һәр кеше агач утыртуда катнашырга мөмкин. Безнең районда әлеге чара бераз иртәрәк - апрель аеның 20 сеннән соң башланачак. Тукай муниципаль районы башлыгының киңәшчесе Галимҗан Зарипов хәбәр итүенчә, бездә, күпчелек очракта чыршы, нарат...

27 апрель көнне Татарстанда , елдагыча, "Бөтенроссия урман утырту көне" акциясе үтәчәк. Бу көнне республикада теләге булган һәр кеше агач утыртуда катнашырга мөмкин. Безнең районда әлеге чара бераз иртәрәк - апрель аеның 20 сеннән соң башланачак. Тукай муниципаль районы башлыгының киңәшчесе Галимҗан Зарипов хәбәр итүенчә, бездә, күпчелек очракта чыршы, нарат һәм миләш сайлыйлар. Каен, "тере койма" өчен куаклыклар утыртучылар да бар. Алабуга урманчылыгыннан 5 меңгә кадәр агач үсентеләре алып кайтырга планлаштырыла. Авыл җирлеге башлыкларыннан күпме һәм нинди үсентеләр кирәклеге турында гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон : 77-22-18

Фото http://sntat.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев