Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында зиратларны тәртипкә китерделәр (фото)

Ямьле яз айлары җитү белән районның барлык авыл җирлекләрендә дә биләмәләрне, мәңгелек йортларыбыз зиратларны тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырылды. Шундыйларның берсе ,1 майда, фотолардан күренгәнчә, Түбән Суыксу авыл җирлегендә узды. Әлеге җирлеккә караган Түбән Суыксу авылында өмәгә - 135, Югары Суыксуда - 120, Куадыда - 75, Яңа Мусабайда 45ләп кеше...

Ямьле яз айлары җитү белән районның барлык авыл җирлекләрендә дә биләмәләрне, мәңгелек йортларыбыз зиратларны тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырылды.

Шундыйларның берсе ,1 майда, фотолардан күренгәнчә, Түбән Суыксу авыл җирлегендә узды. Әлеге җирлеккә караган Түбән Суыксу авылында өмәгә - 135, Югары Суыксуда - 120, Куадыда - 75, Яңа Мусабайда 45ләп кеше чыккан иде. Өмәләрне оештыру эшләрендә Түбән Суыксу авылында Заһит Авзалов, Югары Суыксуда - Алсу Арсланова, Куадыда - Мирзанур Касыймов, Яңа Мусабайда абыйлы-энеле Заһит һәм Зөфәр Шәймәрдановлар актив катнаштылар. Агачларны кисеп, каберләрне чистарттылар. Өмәләр оешкан төстә үтте, дип хәбәр итте Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев