Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында халык саны елдан-ел артуга бара

Республикадагы авыл хуҗалыгы районнарында соңгы елларда халык санының кимүе күзәтелсә, бездә ул киресенчә. Ун еллык тарихка күз салсак, 2005 елда районда 32 мең кеше яшәгән. 2006 елда Круглое Поле поселогының безгә кушылуы исәбенә ул сан 36 меңгә күтәрелгән. Алга таба һәр ел саен халык арта барып, узган ел, 2013тә, 37,5...

Республикадагы авыл хуҗалыгы районнарында соңгы елларда халык санының кимүе күзәтелсә, бездә ул киресенчә. Ун еллык тарихка күз салсак, 2005 елда районда 32 мең кеше яшәгән. 2006 елда Круглое Поле поселогының безгә кушылуы исәбенә ул сан 36 меңгә күтәрелгән. Алга таба һәр ел саен халык арта барып, узган ел, 2013тә, 37,5 мең кеше булган. Агымдагы елның 9 ае мәгълүматлары буенча, халык саны районда 38 меңгә җиткән. Шулай итеп, узган тугыз айда гына да 500 кешегә артканбыз. Бу вакыт аралыгында 457 бала туган, 401 кеше үлгән, 450ләп кеше башка шәһәр-районнардан күченеп килгән. Райондагы 38 мең кешенең 19,1 меңе - ир-атлар, 18,9 меңе - хатын-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев