Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында балалар арасында намаз ярышы үткәрелә

Тукай районында яшәүче 7 яшьтән алып 15 яшькәчә малайлар-кызлар арасында намаз ярышы үткәреләчәк. Ул 27 март көнне иртәнге сәгать 9 да башлана. Районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов сүзләренә караганда, чараның кайсы авыл мәчетендә узачагы соңрак хәбәр ителәчәк . Ярыш вакытында имтихандагы кебек сораулар язылган билетлар тәкъдим ителә. Дөрес җавап гамәлдә...

Тукай районында яшәүче 7 яшьтән алып 15 яшькәчә малайлар-кызлар арасында намаз ярышы үткәреләчәк. Ул 27 март көнне иртәнге сәгать 9 да башлана. Районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов сүзләренә караганда, чараның кайсы авыл мәчетендә узачагы соңрак хәбәр ителәчәк .
Ярыш вакытында имтихандагы кебек сораулар язылган билетлар тәкъдим ителә. Дөрес җавап гамәлдә күрсәтелергә тиеш, анда баланың намазны һәм Коръәнне белүе күренәчәк. Катнашучыларның белемнәрен Тукай районы мөхтәсибәте мөгәллимәләре бәяли. Җиңүчеләргә бүләкләр, намазны иң яхшы белүчегә кәрәзле телефон тапшырылачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8 927 040 80 02 - Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов
фото http://foto.mail.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев