Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы яшьләре республика форумында катнашты

13 апрель көнне Казанда республикакүләм "Без булдырабыз! Без бергә!" җәмәгатьчелек форумы узды. Анда Татарстанның бар районнарыннан 40 тан артык җәмгыять оешмасыннан 250 дән артык вәкил катнашты. Тукай районыннан делегатлар - яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алена Махото һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр палатасы әгъзасы Юрий Васильев. Чараның максаты - Татарстан үсешендә...

13 апрель көнне Казанда республикакүләм "Без булдырабыз! Без бергә!" җәмәгатьчелек форумы узды. Анда Татарстанның бар районнарыннан 40 тан артык җәмгыять оешмасыннан 250 дән артык вәкил катнашты. Тукай районыннан делегатлар - яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алена Махото һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр палатасы әгъзасы Юрий Васильев.
Чараның максаты - Татарстан үсешендә җәмәгатьчелекнең катнашуы турында проектлар һәм юнәлешләр турында фикер алышу. Форум җәмәгатьчелек инициативалары Үзәге башлангычы белән үткәрелде.
Чарада катнашучылар өч юнәлештә эшләде: "Стратегия 2030" - биредә 2030 елга кадәр республикабызның социаль-икътисади үсеше стратегиясе белән бәйле мәсьәләләр; "Җәмәгатьчелек мохитен үстерү" - биредә парклар һәм скверларны үстерү һәм киңәйтү, креатив индустриягә ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләр; "Татарстан: эшлә, укы,бүлеш, үзгәр" -биредә яшьләрне бердәмлеккә өндәүче җәмәгатьчелек акцияләрен үткәрүгә кешеләрне җәлеп итү башлангычлары каралды.
Фикер алышканнан соң, форумда катнашучылар пленар утырышта йомгак ясады. Хәл ителгән мәсьәләләрнең берсе - "Президент белән бергә" җәмәгатьчелек үзәген төзү булды, дип хәбәр итә Тукай районының яшьләр спикеры Юрий Васильев.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X