- Шатлыгыбызны барлык район халкы белән уртаклашасыбыз килде. Шушы көннәрдә генә Яңа поселогының татар зиратында зур өмә уздырдык. Ир-атлар зират территориясен, тирә-ягын чистартуда булышсалар, хатын-кызлар әйләндереп алынган койманы буяуда зур активлык күрсәттеләр. Бу әһәмиятле эшне оештыручы Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗяновка, барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткереп, кылган изгелекләре үзләренә...
- Шатлыгыбызны барлык район халкы белән уртаклашасыбыз килде. Шушы көннәрдә генә Яңа поселогының татар зиратында зур өмә уздырдык. Ир-атлар зират территориясен, тирә-ягын чистартуда булышсалар, хатын-кызлар әйләндереп алынган койманы буяуда зур активлык күрсәттеләр. Бу әһәмиятле эшне оештыручы Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗяновка, барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткереп, кылган изгелекләре үзләренә савап булып әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә калабыз. Бердәм булсак, бар нәрсә дә җиңел бирелә, рәхмәт сезгә, авылдашлар, битараф булмаганыгыз өчен, - дип яза безгә Яңа поселогының ветераннар советы рәисе Нурия Абдуллина.
Нет комментариев