Яңалыклар

Тукай районы Кнәз авыл җирлегендә чик сакчылары көне үтте + Фоторепортаж

28 май көнне Кнәз авыл җирлегенең «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» һәйкәле янында чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара үтте. Тәбрикләү сүзләре белән Кнәз авылының ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, Кнәз авыл җирлегенең хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Фәнис Хаҗиев...

28 май көнне Кнәз авыл җирлегенең «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» һәйкәле янында чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара үтте. Тәбрикләү сүзләре белән Кнәз авылының ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, Кнәз авыл җирлегенең хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Фәнис Хаҗиев чыгыш ясады. Ватаннарын саклап, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, батырларча һәлак булган райондаш чык сакчыларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Соңыннан Мәңгелек ут янына барча җыелган халык чәчәкләр, веноклар куйды, дип яза безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Нет комментариев