Туган тел көнендә милли уеннар уйнадылар
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасында «Туган телебез - кабатланмас, бөек, даһи» дип исемләнгән матур чара булып үтте. Сабыйлар залга матур татар көйләре астында керделәр һәм Туган тел көненә багышланган махсус презентация карап үттеләр. Соңыннан исә балалар алып баручының табышмакларына җаваплар эзләделәр,...
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасында «Туган телебез - кабатланмас, бөек, даһи» дип исемләнгән матур чара булып үтте. Сабыйлар залга матур татар көйләре астында керделәр һәм Туган тел көненә багышланган махсус презентация карап үттеләр. Соңыннан исә балалар алып баручының табышмакларына җаваплар эзләделәр, кызыклы викторинада катнаштылар. Тәрбияче Резидә Майорова әзерләгән мавыктыргыч уеннарда көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында бөтенебез бергәләп әйлән-бәйлән уйнадык, халыклар дуслыгы гимнын башкардык, дип яза Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.
«Татарстан» совхозы поселогы китапханәсе дә Туган тел көненә багышланган «Безнең башлангыч. Фольклор укыйбыз» дигән Бөтендөнья акциясендә катнашты. Шул уңайдан китапханәчеләр күргәзмә, татар халык әкиятләрен бергәләшеп уку һәм «Лебедушка» балалар бакчасында театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Барлык чаралар да милли үзаң белән уралып, мәгълүматка аеруча да бай булды, дип хәбәр итәләр безгә «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев