Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган тел – хәзинә

Тукай районында нинди генә милләтләр яшәми?! Һәрберсенең үз теле кадерле, әмма, татарлар арасында гомер иткәнлектән, татарчаны белергә тырышалар, һичьюгы, аңларга омтылалар. Район башлыгы Фаил Камаев белән кырларда йөргәндә дә комбайнчыларның кайберләре чуаш, урыс, мордва, әрмән булуларына игьтибар иттем. Барысы да җитәкчене йотылып тыңладылар, татарча да русча да яхшы аңлыйлар. Авылларда да күп төрле милләт вәкилләре яши. Әйтик, Яңа поселогында мариларны очраттым, Исламгәрәевлар Башкортстаннан килеп төпләнгәннәр, татарчаны су кебек эчәләр.

«Телебез – рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — дигән иде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов.

Иң мөһиме балаларыбызга туган тел тәрбиясе бирү. Милләтебезнең киләчәге туган телен белгән сабыйларда. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә гаме, хөрмәте булу. Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев