Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төп максат – язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау – министрлык

Моның өчен эшне ике сменада оештырырга кирәк. Республикада язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамларга кирәк. Бу - авыл хуҗалыгы министрлыгының максаты. "Татарстанга яз соң килде дип әйтү дөрес түгел. Кыр эшләре үз вакытында башланып китте. Бүген республиканың 9 районы язгы кыр эшләренә кереште", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация...

Моның өчен эшне ике сменада оештырырга кирәк.

Республикада язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамларга кирәк. Бу - авыл хуҗалыгы министрлыгының максаты.

"Татарстанга яз соң килде дип әйтү дөрес түгел. Кыр эшләре үз вакытында башланып китте. Бүген республиканың 9 районы язгы кыр эшләренә кереште", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов "Татар-информ"га.

"Язгы кыр эшләре вакытында көнне-төнгә ялгап, эшне ике сменада оештырырга кирәк. Безнең максат - чәчүне ике атналык периодта башкарып, төп эшләрне тәмамлау", - диде урынбасар.

Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер, Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле, язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады дип язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев