Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиздән сайлаулар!

Татарстанның VI чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү тәмамланды. Бердәм сайлау көнендә – 8 сентябрьдә республика халкы Татарстан парламентының яңа составына депутатлар сайлаячак. Татарстан җирлегендә теркәлгән 7 сәяси фирка сайлауларда катнашачак. Бер мандатлы округлар буенча кандидатлар саны – 236. Берьюлы унлап кандидат булган округлар да, 4 кенә кандидат булганнары да бар. Сайлау көненә бер ай вакыт калып бара. Тукайлылар сайлаулардан ниләр көтә соң? Без әлеге сорау белән аларның үзләренә мөрәҗагать иттек. 

Лилия Хәмәтова, 
башлангыч сыйныф укытучысы

Сайлаулар үткәч, тормышыбызда кайбер үзгәрешләр булыр дип өметләнәм. Татарстан парламентына депутатлыкка алдынгы фикерле, үзләрен тәкъдим иткән авыл, районнары өчен ут йотып торырлык кешеләр сайлансын иде. Әлбәттә инде, законнар кабул иткәндә игътибарлырак булсыннар. Чөнки әлеге кануннар республика халкының тормышын да, яшәешен, киләчәген дә билгели. Шулай ук барыбызның да хезмәт хаклары артуын, ә менә торак коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең, киресенчә, түбән булуын телим. Халык иминлеге, сәламәтлеге депутатларның күз уңында булырга тиеш. Һәрбарчабыз бәхетле, мул тормышта, хөкүмәт тарафыннан якланып, булганына шөкер итеп яшәсә, бик яхшы булыр иде...

Фирүзә Хәсәнова, табиб
Сайлауларга карашым бик җитди. Минем әтием сәясәт белән яши иде дисәм, ялгыш булмас. Балачактан колагыма кереп калганы: илдә тынычлык булсын, дәүләтебез чәчәк атсын, сугыш-ачлык булмасын, илебезне дөрес фикерләүче, сәяси вәзгыятькә объектив бәя бирә белүче кешеләр җитәкләсен. Әти-әниләрем дә, шуны истә тотып, сайлау көнне иртүк сайлау участогына ашыга иде. Хәзер инде мин дә алар кебек үк таң атуга, шунда барам. Тавыш биреп кайткач, тизрәк интернет челтәрләрдән сайлауның нәтиҗәләрен күзәтәм. Ни дисәң дә, сайлаулар безнең киләчәкне билгели. Яңа парламентка да район халкы лаеклы депутатларны гына сайласын иде.

Рәисә Хөсәенова, пенсионер
Сайлауларда гел катнашам инде мин. Күп нәрсә үзебездән торса да, сәясәтне, нигездә, хөкүмәтебез, дәүләт җитәкчеләребез билгели. Икмәкләребез уңса, ут, су белән газ булса, бәяләр артык нык үсмәсә, яшьләребез эшсезлектән интекмәсә, пенсияләребез вакытында түләнсә -– безгә иң мөhиме шул. Шуның өчен сайлауда, hичшиксез, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә үз фикере булган, ышанычлы, халык мәнфәгатьләрен яклый белүче кандидат өчен тавыш бирәчәкмен.

Нияз Рәхимов, көтүче
Сайлауларда мин тиешенчә катнашам. Шөкер, дөньяларыбыз тыныч-имин. Өстәлләребез мул, өс-башларыбыз бөтен. Тормышыбыз алдагы көннәрдә дә шулай булса, мин шуңа да бик канәгать...

Нәркиз Мирходжаева, студент
Мин сайлауда икенче тапкыр катнашачакмын. Сәясәт, илдәге көнбарлык, киләчәгебез мине аеруча кызыксындыра. Карагыз әле, соңгы арада урманнар яна, шул сәбәпле хайваннар, бар табигать куркыныч астында бит. Күрше-тирәбезне сулар баса. Әйтергә кирәк, боларның барысы да борчу тудырып кына калмый, зур финанс чыгымнары да таләп итә. Алга таба мондый илкүләм афәтләр булмасын иде. Менә әле үзебезнең районда да урып-җыю эшләре килеп җиткәч кенә hава торышы кинәт кискенләште. Яңгырлар бер туктамыйча яуды, игенчеләрне генә түгел, бөтен авыл, район халкын борчуга салды. Халык белән дәүләт бердәм булып, нык торса гына, бар сынауларны үтеп була. Татарстан парламентына теләсә нинди проблемаларны хәл итәргә сәләтле, тирән фикер йөртүче, дөнья вәзгыятенә җитди карашлы, без, яшьләрнең, хокуларын hәм манәфәгатьләрен яклый алучы депутатлар сайлансын иде, дигән теләктә мин. 

Резеда Гасимова, хуҗабикә
Сайлауларда катнашу – hәркемнең изге бурычы. Шуңа күрә тавыш бирүдә бик теләп катнашачакмын. Карагыз әле, районыбызда нинди саллы эшләр башкарыла: юллар төзелә, яңа балалар бакчалары ачыла, социаль объектлар төзекләндерелә, яңалары сафка баса. Сайлаулар районыбыз үсеше өчен бик мөhим. Сайлау көнендә авылдашларым да минем кебек үк үзләре ышанган кандидат өчен тавыш бирерләр дип уйлыйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев