Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимер юл хезмәткәрләре үз территорияләрен яшелләндерә

Агымдагы елның язгы-көзге чорында Идел-Кама регионының Куйбышев тимер юл магистрале хезмәткәрләре үз территорияләрендә 500 төптән артык яшь агач үсентесе утыртты. Миләш, юкә, алмагач, каен үсентеләренең 120ләп төбе Круглое Поле ял һәм мәдәният паркында тимер юлчылар аллеясында урын алды. Ул көнне Куйбышев тимер юл магистраленең 60тан артык хезмәткәре һәм ветераннар агач...

Агымдагы елның язгы-көзге чорында Идел-Кама регионының Куйбышев тимер юл магистрале хезмәткәрләре үз территорияләрендә 500 төптән артык яшь агач үсентесе утыртты. Миләш, юкә, алмагач, каен үсентеләренең 120ләп төбе Круглое Поле ял һәм мәдәният паркында тимер юлчылар аллеясында урын алды. Ул көнне Куйбышев тимер юл магистраленең 60тан артык хезмәткәре һәм ветераннар агач утыртуда катнашты.
Тимер юлчыларның агач утырту өмәсе быелга шуның белән тәмамланды. Ләкин магистраль янын, аның белән янәшә урнашкан предприятиеләр тирәсен яшелләндерү киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр газетага Куйбышев тимер юллары матбугат хезмәтеннән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тимер юл хезмәткәрләре