Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тәбикмәк бәйрәме»

Иске Дөреш Мәдәният йортында «Тәбикмәк бәйрәме» булды. Бу бәйрәм бик борынгыдан килгән икән бит инде.

Әлеге бәйрәмнең 70 еллык тарихы бар икән. Башлангычны ул Американың Канзас штатында ала. Шул ук вакытта Англиядә бәйрәм ителә башлавына инде1500 ел дигән фикер дә бар.
 Легендага ышансак, 1445 елда Англиянең Олни шәһәрендә була бу хәл. Пост (христианнарның «ураза»сы) вакыты булуга карамастан, чиркәүдә хезмәт итүче бер хатын-кыз коймак пешерергә тотына. Кисәк яңгыраган кыңгырау чыңы аны сискәндереп җибәрә. Хатын моны «өстән төшкән» билге дип кабул итә һәм табасын күтәргән килеш чиркәүгә гөнаһларыннан «арынырга» йөгерә. Йөгергәндә коймагын табада әйләндерә- әйләндерә барган, ди.
 Әлеге сәер һәм шаян вакыйга шул дәрәҗәдә популярга әйләнгән ки, хәтта матур традициягә әверелә. Бәйрәм аларда бүген дә популяр.
 Лондонда коймак салынган табаларны тотып бүгенге көндә балалар да ярыша. Конкурс шартлары буенча, табадагы коймакны йөгереп барганда булдыра алганча күбрәк әйләндерергә кирәк. Ә бәйгегә старт иртәнге сәг.11дә ( беренче кыңгырау чыңы яңгырагач) бирелә. Бәйрәмдә гади халык кына түгел, парламент вәкилләре, лордлар да катнаша икән. 
 Шулай итеп, без, мәдәният йорты кызлары, китапханә хезмәткәре белән берлектә «Тәбикмәк бәйрәме» дип аталган бик тәмле кичә үткәрдек. Техник хезмәткәр- Фәнис Халиуллин оста итеп самоварда чәй кайнатты. Самовар чәенең тәме дә икенче инде, җәмәгатъ. Әлек безнең әбиләребез яулыкларын колак артларына кыстырып, тирләр- пешеп, белми әчмәгәннәр шул самоварның тәмле дә, файдалы да чәйләрен. 
 Ә өстәл,кунакка килгән уңган хуҗабикәләребезнең тәмле пирог, коймак, тәбикмәкләреннән сыгылып тора иде. Фәниснең иптәше- Зөлфия, оеп тәбикмәк пешереп җибәргән. Аның осталыгы турында әйтеп үтмичә кала алмыйм. Чәк-чәкләре генә дә ни тора. Дару үләннәре белән дә бик белеп, оста әш итә Зөльфия. Элиза апа шомырт пирогы пешергән. Аның бизәлешен күреп сокландык, пирогны кисәргә дә кызганып тордым, хәтта. Рамилә апа,Гөльфая, Лена,Роза апа, Рамилә апа, Шәмсенур апа, Дания апа, Фәридә апа, Гөлияләр пешергән балан, алма, әремчек пироглары, тәбикмәк,коймаклары телеңне йотарлык иде. Тәмләп чәйләп алгач әби-апаларыбыз белән рәхәтләнеп биедек тә, җырладык та, шигырьләр дә сөйләдек. Менә шундый «тәмле» очрашу булды Иске Дөреш мәдәният йортында.
 
 Ләйсән Миңнахмәтова Иске Дөреш Мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев