Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таулы Дөрештә яшәүчеләргә фельдшер кирәк

Иске Дөреш авыл җирлегенең хисап җыелышына Таулы Дөрештән килгән ак яулыклы апалар авылларында фельдшер булмау проблемасын күтәрделәр. «Бездә өлкән яшьтәгеләр күп. Гомеребез буе колхозда авыр эштә эшләгән, резин итек киеп сыер сауган, басу эшләреннән кайтып кермәгән кешеләр. Медицина хезмәткәре безгә иң кирәкле кеше ул», - диделәр алар. Район үзәк дәваханәсе...

Иске Дөреш авыл җирлегенең хисап җыелышына Таулы Дөрештән килгән ак яулыклы апалар авылларында фельдшер булмау проблемасын күтәрделәр. «Бездә өлкән яшьтәгеләр күп. Гомеребез буе колхозда авыр эштә эшләгән, резин итек киеп сыер сауган, басу эшләреннән кайтып кермәгән кешеләр. Медицина хезмәткәре безгә иң кирәкле кеше ул», - диделәр алар. Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов әйтүенчә, бирегә Иске Дөреш фельдшеры килеп йөри. Ләкин бер кешегә ике авылга өлгерү кыенга туры килә. Таулы Дөрештә бина бар, ярты ставкалык урын да бар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев бу мәсьәләне контрольгә алырга кушты, авылга фельдшер табарга кирәк, диде. Бу авылда кибет юклыгын да әйттеләр җыенга килүчеләр, әлеге проблема да хәл ителсә яхшы булыр иде, диделәр. Һәр авылдагыча, Иске Дөрештә дә суга түләүнең кыйммәт булуын күтәрделәр. Пайчыларга арендага биргән өчен түләүдә аңлашылмаучылыклар бар дип, аңлатуны сорадылар. «Кама» агрофирмасы вәкиле тиздән авылда пайчылар белән җыелыш узачагын, шунда барлык сорауларга да җавап бирәчәкләрен белдерде.

Фаил Камаев Иске Дөрештә ташландык йортларның шактый күзгә чалынуын билгеләп үтте, җирлек башлыгына мөрәҗәгать итеп, аларны тәртипкә китерергә кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев