Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Террорчылык оешмасында катнашучылар Казанда һәм республика районнарында яшәгән. Татарстанда Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» халыкара террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән. Террорчылык оешмасында катнашучылар Казанда һәм республика районнарында яшәгән. Бүген аларны кулга алганнар. Тоткарлау операциясендә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең...

Террорчылык оешмасында катнашучылар Казанда һәм республика районнарында яшәгән.

Татарстанда Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» халыкара террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Террорчылык оешмасында катнашучылар Казанда һәм республика районнарында яшәгән. Бүген аларны кулга алганнар.

Тоткарлау операциясендә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Омск һәм Ульяновск өлкәләре буенча идарәләре, шулай ук полиция һәм Росгвардиянең территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашкан.

Тоткарлу һәм тентүләр Казан, Ульяновск һәм Омскида ундүрт адрес буенча үткәрелгән. Тентүләр вакытында күпсанлы тыелган әдәбият, оешмага яңа әгъзаларны җәлеп итү буенча хисаплар табылган.

Шулай ук оешма әгъзаларының Татарстан мөселманнары арасында Конституциягә каршы пропаганда алып баруын раслый торган документлар конфискацияләнгән. Тоткарланучылар арасында ячейка лидерлары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев