Татарстанда атна ахырына кадәр яңгырлы һәм уртача җылы һава торышы сакланачак
Яңалыклар

Татарстанда атна ахырына кадәр яңгырлы һәм уртача җылы һава торышы сакланачак

Бу атна ахырына кадәр Татарстан территориясендә яңгырлы һәм уртача җылы һава торышы саклана тиеш. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белгечләре моны төбәккә килгән көнбатыш циклоны йогынтысы белән аңлата.

Узган төнне республикага салкынча һава массалары үтеп керде. Җомга һәм шимбә көннәрендә, 31 июльдә һәм 1 августта, Татарстан әлеге циклонның үзәк һәм тыл өлешләре йогынтысында булачак. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә төбәктә яңгырлар көтелә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +11...+16 градус тәшкил итәчәк. Көндез сизелерлек җылыта: 31 июльдә термометр баганалары +18...+23 градуска кадәр, ә 1 августта +21...+26 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев