Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 13700 тракторның 11 меңе кыр эшләрендә катнаша

Язгы кыр эшләренә эшчеләрне читтән җәлеп итү очраклары булса да, тулаем алганда тракторчыларга кытлык юк. Татарстанда 13700 тракторның 11 меңе кыр эшләрендә катнаша. Һәр техникага кимендә бер тракторчы кирәк. Шуңа күрә, үзебездә җитешмәгән тракторчыларны читтән җәлеп итү тәҗрибәсе дә бар. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы...

Язгы кыр эшләренә эшчеләрне читтән җәлеп итү очраклары булса да, тулаем алганда тракторчыларга кытлык юк.

Татарстанда 13700 тракторның 11 меңе кыр эшләрендә катнаша. Һәр техникага кимендә бер тракторчы кирәк. Шуңа күрә, үзебездә җитешмәгән тракторчыларны читтән җәлеп итү тәҗрибәсе дә бар. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов хәбәр итте.

"Кыр эшләренә һәрвакытта да чит төбәкләрдән эшчеләр килде һәм киләчәк. Чөнки күп җирләрдә кадрлар җитми. Элек тә азмы-күпме бар иде ул, хәзер инде аеруча да кискен тора бу мәсьәлә. Хуҗалыклар инде ел саен бер үк механизаторны җәлеп итәргә тырыша, акчасын түләп, кызыксындыру чараларын булдырып, гаиләләре белән күчертеп китерә", - диде урынбасар.

Республикада 13700 трактор бар, шуның 11 меңе кыр эшләренә җәлеп ителәчәк. Һәр тракторга кимендә бер тракторчы кирәк.

"Хезмәт хакы түләнмәсә, билгеле, читтән килгән эшче дә кача. Ышанмаган җиргә ул кабат килми дә аннары. Әйтик, ДТ тракторы сезонлы гына эш башкара. Кыр эшләренә аны иярләгән тракторчы да тартыла. Кайбер механизаторлар тракторын куя да комбайнга утыра. Алар универсаль инде. Тулаем алганда, республикага механизаторлар җитешми дип әйтеп булмый", - диде Илнар Габбасов.

Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер, Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле, язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк, авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады, министрлыкның төп максаты - язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау, язгы кыр эшләрен башкару өчен Татарстанга 70 мең тонна ташламалы ягулык бирелгән һәм Татарстанда язгы кыр эшләрен башкару өчен биш меңнән артык техника алынган дип язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев