Татарстан күгендә дошман пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән
Узган төндә Россия ПВО көчләре ил төбәкләрендә барлыгы 295 Украина БПЛАсын юк иткән, аларның берсе Татарстан территориясендә бәреп төшерелгән.
Татарстан территориясендә дошманның пилотсыз очу аппараты (БПЛА) бәреп төшерелде. Бу турыда Россия Федерациясе Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, узган төндә һава һөҗүменнән саклану дежур көчләре (ПВО) Россия төбәкләрендә очкыч тибындагы барлыгы 295 Украина пилотсыз очкычын тоткарлаган һәм юк иткән.
Татарстаннан тыш, һава һөҗүменә илнең тагын берничә төбәге дучар булган. Саклану министрлыгы белдерүенчә, БПЛАлар Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Орлов, Ростов, Рязань өлкәләре, Краснодар крае, Кырым һәм Чувашия республикалары территориясендә, шулай ук Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә юк ителгән.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев