Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, 12 мартта Россия башкаласында «Рамазан чатыры» мәдәни-хәйрия проекты кабат кунаклар җыячак.
2026 елда кичә аерым мәгънәгә ия: чара Казанга ислам дөньясының мәдәни башкаласы дигән мактаулы исем бирелүгә багышлана. Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан әзерләнгән махсус программа республиканың бай мирасын һәм рухи кыйммәтләрен чагылдырачак.
Мәскәүнең Поклонная тавындагы мәчет янында урнашкан «чатыр»да 400дән артык кеше катнашуы көтелә. Кунаклар арасында:
-
Танылган сәясәтчеләр, дин әһелләре һәм галимнәр;
-
Россия Геройлары, махсус хәрби операция хәрбиләре һәм аларның якыннары;
-
30дан артык илнең дипломатик миссия вәкилләре һәм илчеләр.
Нет комментариев