Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан авылларында гаиләдә беренче һәм өченче булып туган балалар саны арта

Беренче баласын тапкан 2 785 хатын-кыз һәм өченче баласы туган 541 хатын-кыз республика бюджетыннан түләүләр алды.

Яңа социаль ярдәм чаралары республикада туучылар санын саклап калырга мөмкинлек бирә, ә кайбер авыл районнарында әлеге күрсәткечне арттырырга этәргеч бирә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Республикада 2018 елның 1 гыйнварыннан соң авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче баласы туган очракта 50 мең сум күләмендә һәм өченче баласы тугач 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә. Әлеге социаль ярдәм чарасыннан 2018 елда 2016 хатын-кыз файдаланган. Бу безгә туучылар күрсәткечен саклап калырга, ә аерым авыл районнарында туучылар санын арттырырга мөмкинлек бирә торган ярдәм», - диде ул.

Август башына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда беренче баласын тапкан 2 785 хатын-кыз һәм өченче баласы туган 541 хатын-кыз яңа төр түләүне алган.
«Актаныш, Аксубай, Арча, Апас, Лаеш, Мамадыш, Мөслим районнарында, Биектауда беренче һәм өченче балалар туу күрсәткече арта», - диде министр.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев