Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тапкырлыкка, зирәклеккә ярыш

«Әгәр дә без КВН уенында җиңсәк, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов безне ялга... Төркиягә җибәрә!» дип шаярттылар Яңа поселогының «Размах» командасы. Аларга шул стимул булдымы, әллә инде башлык дөрестән дә шулай дип әйткәнме - анысы билгесез. Ләкин үткән җомгада Мәләкәс авылының мәдәният йортында яшьләр арасында үткәрелгән КВН уенында Яңа...

Дөресен генә әйткәндә, уен бик тиз генә башланып китә алмады. Мәдәният йортында тамашачыларның җыелмавы, авыл халкының шундый күңелле чарага да битарафлык күрсәтүләре кәефне кырды. Тора-бара гына мәдәният йортына аз-мазлап кеше җыела башлады, җанатарлар да плакатлар күтәреп килеп керделәр.
Яшьләр арасында КВН 2012 елда уздырылган булган. Ә быелгы уенда исә зур гына районыбыздан нибары 4 кенә команда - Яңа поселогының «Размах», Иштирәк авылының «Видели, знаем», Бикләннең «Яшь борычлар» һәм Мәләкәс авылының «Супер керәшеннәр» командалары чыгыш ясарга теләк белдергән. Киләсе елларда командалар саны артыр әле дигән өметтә калабыз.
Быелгы уеннарның жюри составында район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина, Иске Җирекле авылының күпфункцияле үзәк директоры Гөлназ Зарипова бар иде.

«Былтыр фестивальдә...»

Командаларны сәламләп жирәбә буенча аларның бер-бер артлы чыгышларын билгеләгәннән соң, ниһаять, уен башланып китте. Беренче конкурс, гадәттәгечә, үзең белән таныштырып китү. Мәләкәснең «Супер керәшеннәр» командасы чыккач, зал аларга гөрләтеп кул чапты. Ни өчен дигәндә, әлеге команда күп чараларда катнашып, тәҗрибә алган танылган команда. Сүз уңаеннан, алар, былтыр Казанда уздырылучы «Татар лигасы» фестивалендә катнашып, «Иң яхшы мәзәк» номинациясендә җиңү яулап кайтканнар иде. Быел гына оешкан калган командалар арасында аларның җиңәргә мөмкинлекләре дә күбрәк булды. Сүз дә юк, хәрби темага бәйле мәзәкләрдән рәхәтләнеп, «ята-ята» көлде зал. Ике әбинең оныкларын бүлү күренеше дә бик уңышлы килеп чыкты. Иштирәклеләрнең «Видели, знаем» командасы медицина хезмәткәрләре булып киенеп, бөтен мәзәкләрен шул темага багышлады. Ә менә Яңа поселогының «Размах» командасы ничек тә башлап җибәрә алмады, болай итеп карады, җыр да башкарды, нык дулкынлануларын да әйттеләр. Юк-юк, аларны гаепләп әйтүем түгел! Бик кызык килеп чыкты ул! Биклән авылының «Яшь борычлар» командасы да беренче конкурста үзләрен яхшы күрсәтте. Айфон 8 моделенең ни дәрәҗәдә «продвинутый» булачагын күрсәтүләре бөтен залны көлергә мәҗбүр итте. Тагын бер мәзәкләре дә күңелгә хуш килде.
Авыл буйлап хуҗалык рәисе йөри, имеш. Авылдашы яланаяк йөрмәсен дип хәтта аяк киеменә кадәр салып бүләк итә. Күп тә үтми, бухгалтерга кычкырган тавышы ишетелә:
- Санияттәй, проверка китәме әле, юкмы, ә? Шәрә калам бугай бит инде?!

«Сорау бирәм - кызыклы җавап көтәм»

Беренче конкурска нәтиҗәләр ясаганнан соң, сәхнәгә командалар чыкты. Алар бер-берсенә сораулар биреп, кызыклы җавап алырга тиеш иде. Нинди генә сораулар булмады монда: «Автовазның баш инженеры ни өчен оҗмахка эләкмәячәк?», «Әлмәттә нефть башнялары шартласа, нәрсә булачак?», «90-60-90 параметры нәрсә ул?», «Өегезгә Ванга килергә чыкса, нәрсә эшләргә була?» тагын әллә ниндиләр. Әйтергә кирәк, командалар бер дә югалып калмадылар. Тиз арада җаваплар эзләп, аны кызыклы итеп тамашачыга җиткерделәр. Мисалга, автовазның баш инженеры ни өчен оҗмахка эләкмәячәк соравына мәләкәслеләр: «Гади генә әйткәндә, үзе төзегән шундый машинада ул анда барып та җитә алмаячак!» - диде. 90-60-90 параметры нәрсә ул дигәнгә, шул ук мәләкәслеләр: «ЮХИДИ хезмәткәрләре постын машина узып китте», - дип, залны рәхәтләнеп көлдерделәр. Мондый җаваплар, чыннан да, бик күп булды. Яшьләрнең әзерлегенә, оста җавап бирүләренә, кыен хәлдән тиз арада чыга алу сәләтенә сокландым. Афәрин диясе генә кала!

«Яшьләр нәрсә турында хыяллана?» өй эше конкурсында сюрпризлар күп булды

Өченче конкурс капитаннар чыгышы белән бәйле булды. Сәхнәгә бер-бер артлы капитаннар чыгып, безнең киләчәгебез турында сүз алып барды, яшь буынга киңәшләрен бирергә тырышты. Яңа поселогының «Размах» командасы капитаны Алинә Гаязова залдагыларны үзләрен бер генә мизгелгә булса да җәйге матур кичкә әйләнеп кайтуларын сорады. «Йолдыз атылганда, теләк телиләр, сез дә күзләрегезне йомып, теләк теләгез әле. Ул, һичшиксез, тормышка ашачак», - дип бөтен кешене хыялларга бирелергә мәҗбүр итте. Искиткеч булды ул!
Дүртенче конкурста командалар өй эшләрен күрсәтергә тиеш иде. «Яшьләр нәрсә турында хыяллана?» дигән тема астында чыгыш ясадылар алар. Бөтен командаларның ныклы әзерлеге күренеп торды, юмор, уен-көлке күп булды. Мәләкәснең «Супер керәшеннәр»е әби белән бәйле миниатюраларын күрсәтүен дәвам иттеләр. Егетләр сәхнәдә үзләрен бик иркен, гади тотты. Аларның зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, тәҗрибәле булулары сизелеп торды. Иштирәк авылының «Видели, знаем» командасы да, Бикләннең «Яшь борычлар»ы да үзләрен бу конкурста башка яктан күрсәтә алды. Монда юмор да, бию дә, җыр да, хәтта музыка коралларында уйнап, ансамбль корулары да халыкның күңеленә хуш килде. Аларга зал гөрләтеп кул чапты. Поселокның «Размах» командасы исә волонтерлар турындагы миниатюраларын артистларга гына хас осталык белән башкарып чыкты. Ә соңыннан җырлаган җырлары залны да җанландырып, җылытып җибәргәндәй булды. Жюри әгъзалары аларга бәя биргәннән соң, бөтен кеше җиңүче команданың исемен әйткәннәрен түземсезләнеп көтеп утырды.

Мәләкәсме, Яңа поселогымы?..

Дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. IV урында - Бикләннең «Яшь борычлар», III урында - иштирәклеләрнең «Видели, знаем» командалары. Район мәдәният бүлеге башлыгы залдагыларга 2 команданың берүк төрле баллар җыюын әйтте. Залдан сорау биреп, шул ук мизгелдә «Супер керәшеннәр»гә һәм «Размах»ка кызык итеп җавап бирергә йөкләнде. Ике команда да көчлеләр, сүз дә юк. Ләкин Яңа поселогы яшьләре тапкыррак, шаянрак, зирәгрәк булып чыкты. Җиңүчеләр кубогы да нәкъ аларга тапшырылды.
Районыбыз актив яшьләргә бик бай. Алар шаяра да белә, кирәк вакытта җитдиләнә, авыр булса да, тешен кысып, авырлыкларга түзә, җир җимертеп эшли дә, тормыштан тәм табып яши дә белә. Киләсе 2015 елда аларга исәнлек, креатив идеяләрнең күп булуын, яшьнәп яшәүләрен теләп калам.
P.S. КВН уеннарыннан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрдәге «Якты юл» газетасы группасында (http://vk.com/club54482574) һәм газетабызның рәсми сайтыннан (http://www.tukai-rt.ru) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең яшьләр