Синоптиклар җәйнең беренче көненә һава торышының ничек булачагын фаразлады
(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көнгә үз фаразларын җиткерде. Республика синоптиклары китергән мәгълүматларына караганда, 30 май көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Шул ук вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр...
(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көнгә үз фаразларын җиткерде.
Республика синоптиклары китергән мәгълүматларына караганда, 30 май көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Шул ук вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп, көчәю ихтималы да фаразлана. Минималь температура төнлә - +3..+8, көндез максималь һава температурасы +14..+19 градус булачак.
31 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, җиңелчә. Төнлә минималь һава температурасы - +2..+7; көндез максималь температура +13..+18 градус булыр дип көтелә.
1 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр сибәләргә мөмкин. Көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Җил көньяктан, уртача. Шул ук вакытта иртән һәм көндез тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитү ихтималы да бар. Җәйнең беренче көнендә төнге минималь температура - +5..+10, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев