Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Син мәктәпкә әзерме?

Узган атнада "Шәфкать" социаль яклау үзәге районда "Мин мәктәпкә әзерме?" дигән чара үткәрде. Төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче, быелгы көздә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк сигез баланың мәктәпкә психологик әзерлеге тикшерелде. Балалар, мәктәп букчаларына уку кирәк-яракларын җыеп, дәрестән соң тәнәфесләрдә үткәрелгән уеннарда катнашып, мәктәп темасына багышланган табышмакларга җавап эзләп, үзләрен укучылар...

Узган атнада "Шәфкать" социаль яклау үзәге районда "Мин мәктәпкә әзерме?" дигән чара үткәрде.
Төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче, быелгы көздә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк сигез баланың мәктәпкә психологик әзерлеге тикшерелде. Балалар, мәктәп букчаларына уку кирәк-яракларын җыеп, дәрестән соң тәнәфесләрдә үткәрелгән уеннарда катнашып, мәктәп темасына багышланган табышмакларга җавап эзләп, үзләрен укучылар сыйфатында хис итә алдылар.
Соңыннан чарага килгән һәр ата-анага, балаларына мәктәп шартларына яраклашырга, күнегергә ярдәм итү өчен, махсус белешмәлек-буклет та тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование мәгариф