Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Симәки»не шушы көннәрдә «Сәмәкәй» дип төзәткәннәр

«Халык контроле» дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына сентябрь аенда тукайлылардан алты мөрәҗәгать кергән. Беренче хәбәрдә Кече Шилнәнең Совет урамында юл юклыгын искә төшергәннәр. 5 сентябрьдә Тогаево авылыннан урамда ут янмый дигән хәбәр килгән. 24 сентябрьдә район Башкарма комитеты исеменнән биредә урамның яктыртылуы хакында җавап язылган. Сергей Б. Боровецкое күпереннән «Горизонт» бакчачылык...

«Халык контроле» дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына сентябрь аенда тукайлылардан алты мөрәҗәгать кергән. Беренче хәбәрдә Кече Шилнәнең Совет урамында юл юклыгын искә төшергәннәр. 5 сентябрьдә Тогаево авылыннан урамда ут янмый дигән хәбәр килгән. 24 сентябрьдә район Башкарма комитеты исеменнән биредә урамның яктыртылуы хакында җавап язылган. Сергей Б. Боровецкое күпереннән «Горизонт» бакчачылык ширкәтенә бару юлындагы зур чокырлардан зарланган. Дүртенче мөрәҗәгатьтә юл күрсәткеченә Сәмәкәй авылының «Симәки» дип хата белән язылуын әйткәннәр. Авыл җирлегендә белдерүләренчә, шушы көннәрдә әлеге хата төзәтелгән. Порталга керүчеләрдән берәү М-7 юлында ремонттан соң борылышны бетерүләреннән риза булмавын белдергән, шул сәбәпле 13 километр әйләнергә кирәклеген әйткән. Соңгы хәбәр 24 сентябрьдә Ильбухтинодан килгән. Кулланучы Ирек һәм В. Лапочкин урамнары арасында чокырга көнкүреш калдыклары ташлануын язган. Соңгы ике мөрәҗәгать янына «Карауда» («В работе») дигән тамга куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев