Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашта Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр

Питрау көне бездә кыңгыраулар чыңы белән башланып китте. Яңа гына төзеләчәк храм янында литургия башкарылганнан соң халык мәдәният йорты янына җыелды. Монда кызыклы концерт программасы әзерләнгән иде. Без коллегам Гөлнар Петриванова белән кунакларны җылы каршы алдык, бәйрәм уңаеннан шигырьләр сөйләдек. Тамашачыларны үзләренең иң матур җырлары белән Анжела Пономарева, Ләйлә Шәехова,...

Питрау көне бездә кыңгыраулар чыңы белән башланып китте. Яңа гына төзеләчәк храм янында литургия башкарылганнан соң халык мәдәният йорты янына җыелды. Монда кызыклы концерт программасы әзерләнгән иде. Без коллегам Гөлнар Петриванова белән кунакларны җылы каршы алдык, бәйрәм уңаеннан шигырьләр сөйләдек. Тамашачыларны үзләренең иң матур җырлары белән Анжела Пономарева, Ләйлә Шәехова, Людмила Беспалова, Полина Иванова, Дарья Ступникова, Ксения Гончаровалар сөендерде. «Нивушка» фольклор коллективы үзешчәннәре Римма Атаманова белән Гөлнар Петриванова чыгышлары да тамашачы күңеленә хуш килде. «Иван Купала» биюен исә «Родничок» хореография коллективы кызлары башкарды. Алып баручылар Питрау көненең килеп чыгышы, аның тарихы, шул бәйрәм белән бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Җыелган халык исә рәхәтләнеп күңел ачты. Иерей Сергий да барча халыкны Изге Апостоллар Петр һәм Павел бәйрәме белән котлады. Яшьләргә әлеге күркәм бәйрәм турында онытмаска, аны елдан-ел киңрәк, колачлырак итеп уздырырга киңәш итте, дип хәбәр итте безгә Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев