Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашта мәктәп төзелә 

Сишәмбе көнне Шилнәбаш авылына эш визиты белән РФсе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның ярдәмчесе Айдар Сәйфетдинов килде. Ул ТРсы Милли проектлар программасы кысаларында 100 кешелек башлангыч мәктәп төзелешенә барып, андагы эш барышы белән танышып чыкты. 

 Төзелеш мәйданчыгында Айдар Сәйфетдиновны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, төзелеш эшләрен алып баручы «Газстройсервис» ҖЧҖе җитәкчесе Равил Ярмиев, Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова каршы алды. 
– Төзеләчәк мәктәптә барлыгы 100 бала белем алачак. Әлеге мәктәп проекты белән без тулысынча кәнагәтъ. Биредә ашханәсе, берләштерелгән актлар залы һәм спорт зал булачак. Иске мәктәп бинасында моның берсе дә юк иде, – дип сөйли Айдар Сәйфетдиновка авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова. – Яңа мәктәп төзелеше безнең өчен ул зур шатлык. Чөнки авылда халык саны елдан ел арта бара, яңа өч урам барлыкка килде, анда шәһәрдән балалары булган яшь гаиләләр йортлар төзеп керә һәм шуңа бәйле рәвештә мәктәптә укучы балаларның да саны арта. Ә безнең иске мәктәп бинасы бу кадәр балага исәпләнмәгән, – диде Ольга Анатольевна.  
Әлеге вакытта төзелеш урынында котлован казылып, «Газстройсервис» оешмасы эшчеләре сваялар утырту белән мәшгульләр. 
– Барлыгы 350 свая урнашытырырга уйлыйбыз, төзелеш материалларында, эшче кулларда, траспортта кытлык кичермибез. Барсы да җитәрлек, – дип җавап бирә «Газстройсервис» җәмгыяте җитәкчесе Равил Ярмиев, Айдар Сәйфетдинов биргән  сорауларга. 
  Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров исә төзелешнең финанс тәэмин ителеше, объектны тапшыру вакыты турында әйтеп үтте. Аның сүзләренә караганда, быел мәктәп төзелешенә 63 млн сум күләмендә акча юнәлдереләчәк. 2023 елның 1 сентябренә исә мәктәпне кулланылышка тапшыру күздә тотыла. 
Алсу Тимерханова

Рөстәм Зәкиев фотосы
 

 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев