Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбаш укучылары авылның иң чүпле урыннарын ачыклады

Шилнәбаш авылында бик кирәкле эзләнү операциясе узды - 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары авылның иң пычранган урыннарын ачыклады. Һәм шундый нәтиҗәгә килделәр - елга яр буе һәм урмандагы ял итү урыннары иң чүплесе. Шул уңайдан мәктәп укучылары, кичекмәстән, экологик акция дә үткәрделәр. Ничек инде табигатькә карата бу кадәр җавапсыз булырга...

Шилнәбаш авылында бик кирәкле эзләнү операциясе узды - 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары авылның иң пычранган урыннарын ачыклады. Һәм шундый нәтиҗәгә килделәр - елга яр буе һәм урмандагы ял итү урыннары иң чүплесе. Шул уңайдан мәктәп укучылары, кичекмәстән, экологик акция дә үткәрделәр.

Ничек инде табигатькә карата бу кадәр җавапсыз булырга кирәк, дип аптыраган укучылар. Елга буе төргәкләр, банкалар, ашамлык капчыклары белән тулган була кайчагында. Ә бит шушы чүпне һәр кеше үз артыннан җыеп китә һәм якындагы чүп контейнерына түгеп калдыра ала. Шундый ук күренешләр урман аланнарында да күзәтелә.

Һәр елны Шилнәбаш авылында чисталык чаралары уза. Мәктәп укучылары мәктәп яны территориясен, шулай ук авыл урамнарын чүптән арындыралар. Ләкин тулы бер авылны чиста тотуда мәктәп укучыларының гына көче җитми шул, дип язалар безгә Шилнәбаш авылы мәктәбеннән.

Фото Шилнәбаш авылы мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев