Яңалыклар
Шәфкатъ туташлары көнен бәйрәм иттеләр
Район үзәк больницасында шәфкать туташы көненә багышланган үзешчән сәнгатъ конкурсы узды. Әлеге бәйгедә районның барлык шәфкать туташлары катнашты. Бәйрәм вакытында үзешчәннәренең концерт номерлары больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов, аның урынбасары Наилә Гессерның җылы эчтәлекле котлау сүзләре белән үрелде. Конкурста бәйрәм кунаклары булып: "Борды" фольклор ансамбле, Иске Җирекледән "СтЕрки" балалар бию...
Район үзәк больницасында шәфкать туташы көненә багышланган үзешчән сәнгатъ конкурсы узды. Әлеге бәйгедә районның барлык шәфкать туташлары катнашты. Бәйрәм вакытында үзешчәннәренең концерт номерлары больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов, аның урынбасары Наилә Гессерның җылы эчтәлекле котлау сүзләре белән үрелде. Конкурста бәйрәм кунаклары булып: "Борды" фольклор ансамбле, Иске Җирекледән "СтЕрки" балалар бию коллективы һәм башкалар катнашты. Чара ахырында район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова барлык шәфкатъ туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, әлеге авыр хезмәттә утыз-кырык ел эшләгән коллектив ветераннарына бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев