Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шатлык бүләк иттек

Районыбызда «Игелек кыл» акциясе бара. Әле сез нинди игелек эшләдегез? Без шушы көннәрдә авылдашыбыз Гөлүсә апа Галиевада кунакта булып кайттык.

Калмия авылында гомер итүче Гөлүсә апа Галиева шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул гомер буе сыер савучы булып эшләде, үзе җыр-моңга гашыйк кеше. Бик актив. Калмия мәдәният йортында үткәрелгән чараларда еш катнаша, «Күңел» радиосында барган бәйгеләрдән дә читтә калмый. Тормыш иптәше Фәрит абый гына бу көннәргә кадәр яши алмады, авыру сәбәпле бик иртә үлеп китте. Шөкер, Гөлүсә апаның куанычы – балалары, киленнәре, оныклары, оныкчыклары.
Туган көне белән котларга балалары, туган-тумачалары, күршеләре җыелган иде. Аны караучы социаль хезмәткәр Эльмира Миңнебаева, ял көне булуга карамастан: «Әйдәгез әле, Гөлүсә апаны бергәләп котлап кайтыйк», – дигәч, без дә бик теләп ризалаштык туган көнгә барырга. 
Безнең авыл үзэшчәннәре Айзилә Фәрхетдинова, Азалия Галимҗанова, Эльмира үзе дә бик матур җырладылар. Гөлүсә апаның улы Ранел аңа багышлап шигырь ятлаган. Оныгы матур итеп скрипкада уйнады. Балалары һәм оныклары, бергә җыелышып, әниләрен һәм әбиләрен әнә шулай бик үзенчәлекле һәм җылы итеп котладылар. Бик күркәм, күңелгә үтеп керә торган мизгелләр булды ул. Гөлүсә апага әнә шулай шатлык бүләк итә алганыбызга үзебез дә сөенеп кайттык.

Ләйсирә СӘХИБҖАНОВА, 
Калмия авылы клубы мөдире.

Фото Ләйсирә Сәхибҗановадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев