Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрьдән үз авылларында түли башлаячаклар

Теләнче Тамак авылында яшәүче өлкәннәрдән почта бүлегенең ябылуына борчылып редакциягә шалтырату килде. "Газета-журналларны, хатларны өзеклексез китерәләр анысы, ләкин коммуналь түләүләрне кабул итмиләр. Олы кешегә алты-җиде километрны үтеп Иске Дөрешкә барып йөрүе бик авыр", - дип белдерде шалтыраткан апа. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без Теләнче Тамак авыл җирлегенә мөрәҗәгать иттек. "Почта...

Теләнче Тамак авылында яшәүче өлкәннәрдән почта бүлегенең ябылуына борчылып редакциягә шалтырату килде.
"Газета-журналларны, хатларны өзеклексез китерәләр анысы, ләкин коммуналь түләүләрне кабул итмиләр. Олы кешегә алты-җиде километрны үтеп Иске Дөрешкә барып йөрүе бик авыр", - дип белдерде шалтыраткан апа. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без Теләнче Тамак авыл җирлегенә мөрәҗәгать иттек. "Почта бүлеге ремонтка дип вакытлыча ябылды. Газета-журналларны мәктәпнең бер бүлмәсенә китерәләр, почтальоннар аларны гадәттәгечә тоткарлыксыз тарата. Кызганычка каршы, Интернет булмау сәбәпле, хәзергә коммуналь түләүләрне алу мөмкин түгел. Теләнчетамаклыларга моның өчен Иске Дөрешкә барырга туры килә. Дөрес, ярдәмчесез өлкәннәргә социаль хезмәткәрләр булыша. Сентябрь аенда Интернет тоташтырылачак һәм түләүләр авылда кабул ителәчәк", - дип ышандырды безгә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлнур Камалова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X