Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабан туена Фирдүс Тямаев килә

Татар халкының милли җәүһәре булган Сабан туена да 10 көнләп кенә вакыт калып бара. Район бәйрәме, һәр елдагыча, Кызыл Байрак авылы яланында узачак. Биредә инде яз айларыннан ук өмәләр оештырылды, мәйдан зурайтылды, яңа төп сәхнә, шулай ук биюләр, спорт уеннары өчен уртада аерым сәхнә, мөхтәрәм кунаклар өчен трибуна төзелә. Яланга илтүче юллар төзекләндерелде. Сабан туе көнне кайда нинди зоналар урнашачагы тәгаенләнде.

Бәйрәм узасы территориядә атнасына берничә тапкыр киңәшмә уздырыла. Дүшәмбе көнне дә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев Сабан туен оештыруга җәлеп ителгән барлык хезмәт җитәкчеләрен уртак мәйданга җыйды. Биредәге эшләр инде ахырына якынлаша. Якшәмбедән исә бәйрәмнең генераль репетицияләре башланып китә. Программага районның һәр авыл җирлеге үз өлешен кертә. Авыл-поселокларның мәдәният сарайларында инде аерым репетицияләр күптән уздырылып килә. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гүзәл Шакирова әйткәнчә, Сабан туеның сценарие әзер, алып баручылар, хөкемдарлар, комментаторлар билгеләнгән. Сер итеп әйтәбез, мәйданда барган милли уеннарны җырчы Илмир Ямалов күзәтеп, тамашачыларга аңлатып торачак, тукайлыларның һәм бәйрәм кунакларының күңелен ачачак. Биредә, һәр елдагыча, авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәтчәннәрен бүләкләячәкләр, шулай ук яңа өйләнешүче яшь парлар да бәйрәмнең бизәге булачак.
Сабан туе – ул, барлык халыкларны бер мәйданга җыеп, күңел ачу, милли спорт ярышларында үз көчеңне сынау. Биредә татар, керәшен, рус, башкорт халыкларының утарлары үзләренең милли җәүһәрләре белән бәйрәм кунакларын каршы алачак. Теләгән һәр кешегә шушы утарларда җыр-моңга, милли биюгә осталыкларын күрсәтергә мөмкин. Балалар исә үзләренең махсус сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Башка еллардан аермалы буларак, быел тукайлыларны Сабан туенда яңартылган программа, яңа җыр-биюләр, тотып карау мөмкинлеге булган экзотик хайваннар зоопаркы, бик күп традицион милли спорт ярышлары, күңел ачу зоналары, күчмә кафелар, сәүдә урыннары көтә.
Бәйрәмнең суперкунагы исә татар эстрадасының танылган йолдызы Фирдүс Тямаев булачак. Аның белән элемтәгә кереп, Тукай районына нинди программа әзерләгәне белән кызыксындык. «Әлбәттә, яңа җырлар да алып киләм, шулай ук халык яратып өлгергән хитлар да булачак. Гомумән, Сабан туена без һәрвакыт аерым махсус программа әзерлибез. Тукай районы, Яр Чаллы шәһәре халкын аеруча яратам, шушы мәхәббәтемне аңлатучы җырлар да яңгыраячак», – диде Фирдүс газета хәбәрчесенә.
Сабан туйлары авыл җирлекләрендә 16 июнь көнне узачак. Районныкы исә 17 июнь көнне Кызыл Байрак авылы яланында үткәреләчәк. Бәйрәм чаралары 10.00 сәгатьтә башлана. 
Сабан туена рәхим итегез! 

Яшь чикләве 0+.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туе Тукай районы Фирдүс Тямаев