Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә яшәүче һәр кеше үзенең шәхси кредит рейтингы белән таныша алчак

Рейтинг балларда билгеләнеп, банк методикасы – скоринг буенча исәпләнәчәк.

Россиядә яшәүчеләр 31 гыйнвардан башлап кредит тарихы һәм үзләренең шәхси рейтингы белән таныша алачак. Кредит тарихы турындагы законга үзгәрешләр үз көченә керде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Әлеге мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, кредит оешмаларының шәхси кабинетлары аша, шулай ук Бердәм идентификация һәм аутентификация ярдәмендә алырга мөмкин.

Моңа кадәр банкларда кредит скорингы (аерым затларның бурычларны түләү мөмкинлеген бәяләү системасы) бар иде. Шәхси кредит рейтингы аның тиңдәше булачак һәм ул балларда исәпләнәчәк. Һәр гражданинның балларын шулай ук скоринг механизмы буенча санаячаклар.

Шул ук вакытта Берләштерелгән кредит бюросында бурычка алучыларга искәртүләренчә, хәтта шәхси рейтингның югары булуы да кредитны хуплау өчен гарантия була алмый.

«Банклар һәм микрофинанс оешмаларының бурычка алучыны бәяләү өчен өстәмә чыганаклары бар, алар кредит тарихы составына керми. Шунлыктан карар кредит тарихы мәгълүматларыннан чыгып кына түгел, ә комплекслы төстә кабул ителә», - диелә бюроның матбугат үзәге хәбәрендә.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев