Якты юл
  • Рус Тат
  • Республиканың Чыршы бәйрәменә районнан 22 бала бара

    21 декабрьдә Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда балалар өчен республика Яңа ел бәйрәме үтә. Чарага безнең районнан 22 укучы барачак. Алар күп балалы гаиләләрдән, ятимнәр, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар, аеруча сәләтлеләр, укуда алдынгылар арасыннан сайланды. Чыршы бәйрәмендә тәкъдим ителә торган тамаша-концертта республикадан барлыгы 800 бала катнашачак. Анда вокал һәм бию ансамбльләре,...

    21 декабрьдә Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда балалар өчен республика Яңа ел бәйрәме үтә. Чарага безнең районнан 22 укучы барачак. Алар күп балалы гаиләләрдән, ятимнәр, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар, аеруча сәләтлеләр, укуда алдынгылар арасыннан сайланды. Чыршы бәйрәмендә тәкъдим ителә торган тамаша-концертта республикадан барлыгы 800 бала катнашачак. Анда вокал һәм бию ансамбльләре, фигурачылар чыгышлары һәм башка сәхнә күренешләре булыр дип көтелә. Бәйрәмгә килгән һәр балага ел символы булган уенчык эчендә тәмле күчтәнәчләр биреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: