Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикакүләм тантанада катнаштылар

7 октябрьдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен бәйрәм белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Корстон»да үткән әлеге тантанага бездән район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә 16 кеше чакырылган иде. Президент быелгы елның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен җиңел булмавын билгеләп үтте, агросәнәгать комплексында эшләүче һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. Аннары аеруча...

7 октябрьдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен бәйрәм белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Корстон»да үткән әлеге тантанага бездән район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә 16 кеше чакырылган иде.

Президент быелгы елның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен җиңел булмавын билгеләп үтте, агросәнәгать комплексында эшләүче һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. Аннары аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ генераль директоры Дилшат Ситдыйков та бар иде. Ул «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

Районның икмәк җитештерү буенча республикада быел алдынгылар рәтендә - дүртенче урында булуы, орлык әзерләү күләменең дә югары булуы билгеләп үтелде.

фото http://tatarstan.ru/rus/press/photo.htm/photoreport/686308.htm сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев