Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада санитар чистарту ике айлыгы игълан ителде

ТР Министрлар Кабинетының 413нче карары (21.03.12) нигезендә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр республикада шәһәр һәм районнарны санитар чистарту айлыгы игълан ителә. Бу турыда журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта хәбәр ителде. Каты көнкүреш калдыклары елдан-ел арта, тәртип бозучылар саны да күбәя. Әлбәттә инде, закон бозучыларга карата чаралар да катгыйлана. Узган ел, мәсәлән,...

ТР Министрлар Кабинетының 413нче карары (21.03.12) нигезендә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр республикада шәһәр һәм районнарны санитар чистарту айлыгы игълан ителә. Бу турыда журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта хәбәр ителде. Каты көнкүреш калдыклары елдан-ел арта, тәртип бозучылар саны да күбәя. Әлбәттә инде, закон бозучыларга карата чаралар да катгыйлана. Узган ел, мәсәлән, икеайлык чорында 30 меңгә якын предприятие һәм оешма тикшерелгән, нәтиҗәдә хокук бозуның 9 меңләп очрагы ачыкланган, барлыгы 15 млн сумнан артык штраф салынган. Санкцияләнмәгән 1600 чүп түгү урынының 1350се юкка чыгарылган.

Табигатьне саклау хезмәтләренә ярдәмгә "җәмәгать инспекторлары" да килә. Тәртип бозу очракларына юлыккан гражданнар бүген үк Казандагы 267-68-87 телефонына "кайнар линиягә" бу турыда хәбәр итә ала, дип белдерелде видеокиңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар чистарту