Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикабызда «Вверх» конкурсы бара

ТР игълан иткән «Вверх» бәйгесе, беренче чиратта, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә учреждениеләрендә, шулай ук яшьләр җәмәгать оешмаларында эшләүче кадрларны барлауга корылган. Конкурсның максаты - Татарстан Республикасында яшь кадрлар резервын булдыру. Анда 18дән алып 30 яшьтәге кешеләр катнаша ала. Әлеге бәйге ике этапта узачак: I - читтән торып, 17-18 октябрьдә,...

ТР игълан иткән «Вверх» бәйгесе, беренче чиратта, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә учреждениеләрендә, шулай ук яшьләр җәмәгать оешмаларында эшләүче кадрларны барлауга корылган. Конкурсның максаты - Татарстан Республикасында яшь кадрлар резервын булдыру. Анда 18дән алып 30 яшьтәге кешеләр катнаша ала. Әлеге бәйге ике этапта узачак: I - читтән торып, 17-18 октябрьдә, II - 25 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр.
Әлеге республикакүләм бәйгедә катнашу өчен www.rezervrt.ru сайтында электрон заявка тутырырга кирәк. Беренче этапны үтеп, икенче этапка чыккан конкурсантлар ораторлык осталыгын, креатив фикер йөртә белү, коммуникатив һәм аналитик сәләтләрен күрсәтәчәкләр.
Конкурсның нәтиҗәләре ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы сайтында һәм массакүләм-мәгълүмат чараларында басылып чыгачак. Тулырак мәгълүматны министерство һәм www.rezervrt.ru сайтларыннан алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс