Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда Тукай бәйрәме Боерган авылында узачак (фото)

Һәр ел саен апрель аенда татар халкының үлмәс шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз. Аңа багышлап конкурс, бәйге-кичәләр үткәрелә. Быел да 8 апрель көнне татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш керткән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан, «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» исемле шигырь конкурсы үтте. Төрле авыллардан килгән...

Һәр ел саен апрель аенда татар халкының үлмәс шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз. Аңа багышлап конкурс, бәйге-кичәләр үткәрелә. Быел да 8 апрель көнне татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш керткән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан, «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» исемле шигырь конкурсы үтте.

Төрле авыллардан килгән 24 бала жюри әгъзалары алдында чыгыш ясап, үз осталыкларын күрсәттеләр. Шигырь укучыларның осталыгын район китапханәләр системасы белгечләре һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бәяләде. Яшь аермаларына (категорияләренә) карап җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Иштирәктән Зәлия Закирова (7 яшь), Күзкәйдән Булат Гайнетдинов (12 яшь), Бикләннән Диләрә Мәүләветдинова (17 яшь) яуладылар. II урын «Татарстан» совхозы поселогыннан Альмира Насыйфуллинага (10 яшь), Калмаштан Айсылу Шакирҗановага (13 яшь) һәм Иштирәк авылыннан Алия Вахитовага (16 яшь) бирелде. III урынга Иштирәктән Риваль Нургалиев (10 яшь), Мус. Заводтан Камилә Вилданова (11 яшь), Теләнче Тамак авылыннан Айсылу Лотфуллина (15 яшь) лаек булдылар, дип хәбәр итте безгә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының баш библиографы Гүзәл Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай бәйрәме