Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга мәгариф һәм фән министры килде

Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге белән танышу максатыннан 18 августта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эшлекле визит белән районда булып китте.

Ул капиталь ремонт буенча республика программасына кертелгән Кнәз мәктәбендә, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә эшнең торышын карады. Әлеге ике мәктәптә дә бу программа кысаларында шактый күләмле эшләр башкарылды, ә 1 сентябрьгә алар укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер булырга тиеш. Шулай ук ул бүгенге көндә бик начар шартларда эшләүче Сосновый Борның "Кояшкай" балалар бакчасында булды. Эшлекле сөйләшү вакытында поселокта бакча өчен яңа бина төзүне 2014 елга республика программасына кертү турында сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф мђктђпкђ ђзерлек