Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 18,45 млн сум бурычы бар

«Тукайжилсервис» җәмгыяте җитәкчесе Валентина Игнатьева атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында узган елда авыл җирлекләрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең ничек җыелуына тукталды.

Ел дәвамында районда яшәүчеләргә 146,19 млн сумлык коммуналь хезмәт күрсәтелгән. Аларны бездә Бәтке, Круглое Поле, Татарстан һәм Яңа коммуналь челтәрләре башкара. Шулай ук район халкына узган ел «Чистый город-К» һәм «ЖилЭнергоСервис-Комсомольский» җәмгыятьләре коммуналь хезмәтләр күрсәткән. 146,19 млн сумның 144,87 млн сумы халыктан җыелган, ягъни райондашлар үзләренә күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләрнең 99,1 проценты өчен түләгән. Республика буенча бу күрсәткеч 98,7 процент.

23 авыл җирлегенең 12се түләүләрне 100 процент яки аннан да югарырак итеп җыя алган. 8 җирлектә түләүләрне җыю районның һәм республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк булган. Калмия һәм Комсомол авыл җирлекләре бу юнәлештә 2013 елга караганда күпкә начаррак эшләгән, биредә яшәүчеләрнең өч айлык һәм аннан күбрәк бурычлары бар. Әҗмәкәй, Калмаш, Иске Дөреш, Бәтке җирлекләре һәм Нефтебаза поселогы ике айлык һәм аннан күбрәк әҗәт җыйганнар.

Үткән елларны да кертеп, 2014 елга район халкының торак-коммуналь түләүләр буенча 18,45 млн сум әҗәте җыелган. «Бәтке коммуналь челтәрләре»нә халыкның 7,05 млн сум, «Круглое Поле коммуналь челтәрләре»нә - 876 мең сум, «Яңа коммуналь челтәрләре»нә - 2,8 млн сум, «Татарстан коммуналь челтәрләре»нә 3,8 млн сум бурычы бар.

Реклама

Бурычларны киметү максатыннан, узган ел суд приставлары ярдәме белән 69,1 мең сум акча суд аша түләтелгән. Пенсия фонды аша 270 мең сум, предприятиеләр аша 459,6 мең сум бурыч тотып калынган.

«Нефтебаза» торак-милекчелек ширкәтенә караган йортлардан тыш, тарифлар 2015 елның 1 июленә кадәр барлык җирлекләрдә үзгәрешсез кала, дип белдерде Валентина Игнатьева. «Нефтебаза»да исә салкын һәм кайнар суга, су чыгаруга тарифлар бер процентка һәм аннан күбрәккә киметелә.

Круглое Поле һәм Нефтебаза поселокларында җылылык өчен түләү тәртибе элеккечә кала, ягъни түләү җылылык бирелгән айларга гына түгел, ел буена тигезләп бүленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тораккоммуналь хезмәтләр

2
X