Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының дүртенче чираттан тыш утырышы узды

29 декабрьдә Тукай муниципаль районы Советының дүртенче чираттан тыш утырышы узды. Анда район суды рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы, район палаталары рәисләре, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 46 депутатның 37се килгән иде....

29 декабрьдә Тукай муниципаль районы Советының дүртенче чираттан тыш утырышы узды. Анда район суды рәисе, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы, район палаталары рәисләре, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 46 депутатның 37се килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы В. Хаҗиев алып барды.
Көн тәртибенә 2014 елның 16 декабрендә кабул ителгән «Тукай муниципаль районының 2015 елга һәм 2016, 2017 елларның планлы чорына бюджет турында»гы 34/2 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләсе куелган иде. Әлеге мәсьәлә буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Л. Хуҗагалиева чыгышы тыңланды. Өстәмә доклад белән Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салым, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе урынбасары М. Сәхбиев чыгыш ясады. Карар кабул ителде.
Шуның белән муниципаль район Советының дүртенче чираттан тыш утырышы үзенең эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәбәрләр