Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район фермерлары башкалада

Район фермерлары Казанда республикада фермер хәрәкәте оешуның 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Анда район фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов, аның кызы – «Бердәмлек» кулланучылар кооперативы рәисе Лилия Гайфуллина, «Ханов Р.Х.» КФХ җитәкчесе Ренат Ханов, аның кызы – «Мусабай» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Айгөл Ханова чакырылган иде. 

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, республикада фермерлык хәрәкәте беренче президент Минтимер Шәймиев булышлыгы белән оеша. Ул вакытта хәрәкәт нибары 254 фермер хуҗалыгын берләштерә. Шул елларда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе төзелә. Камияр Байтимеров җитәкчелегендәге бу оешма хәзер Россия крестьян (фермер) һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) составына керә. Бүген республикада 4 меңләп фермер эшли. Алар шәхси ярдәмчел хуҗалыклар белән берлектә республикада барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештерәләр. Фермерлар ел саен 2 млрд сумнан артык дәүләт ярдәме алалар, авыл территорияләрен үстерү буенча 40 төрле дәүләт программасында катнашалар.
Тукай районында исә фермерлык хәрәкәте 2000 елларга кадәр барлыкка килә. Хановлар, Фәрраховлар – районның беренче фермерлары. 2000 елда Минталип Миңнеханов үз крестьян хуҗалыгын оештыра. Шул ук елны район фермерлар ассоциациясе төзелә. Аның да башында Минталип Миңнеханов тора. Ул вакытта ассоциация составында җиде хуҗалык була. Бүгенге көндә исә оешма 90нан артык фермерны берләштерә. Алар шәхси ярдәмчел хуҗалыклар белән берлектә елына уртача 600 млн сумлык продукция җитештерә. «Шунысы сөенечле, династия белән эшләүче фермерларыбыз шактый. Димәк, безнең эшне дәвам итүчеләребез бар», – ди Минталип Миңнеханов.
Республикада үткән тантаналы чарадан район фермерлары дәрәҗәле бүләкләр белән кайтты. Минталип Миңнехановка «Россия Федерациясенең почетлы фермеры» медале, Лилия Гайфуллинага РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, Ренат Хановка Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены медале, Айгөл Хановага ТР Фәннәр академиясенең Рәхмәт хаты бирелде. 

/ Фото Айгөл Хановадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев