Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район чистарды һәм яшелләнде

Районның барлык авыл җирлекләрендә узган атнада шимбә өмәләре үтте. Ул көнне авыл, поселок урамнары, учреждение һәм оешма территорияләре, парклар, зиратлар, чишмәләр чистартылды, тирә-як тәртипкә китерелде. Шимбә өмәләрендә территорияне яшелләндерү буенча да зур эш башкарылды – 10 мең 990 төп агач утыртылды.

Әҗмәкәй авыл җирлегенә кергән Яңа поселогында, Иске Гәрдәле һәм Яңа Сарайлы авылларында мәктәп укучыларыннан алып эш көчендә булган барлык халык шимбә өмәсендә актив катнашты. Биредә район хакимияте хезмәткәрләре дә эшләде. Алар Әҗмәкәй авылының Подсолнухи микрорайонын яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр – агач үсентеләре утырттылар. Әҗмәкәй авыл җирлегенә кергән территориядә барысы 500 төптән артык агач утыртылды. 
Мәләкәс авыл җирлегендә дә шимбә өмәсе оешкан төстә үтте. Мәктәп укучылары һәм укытучылары, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл халкы – барлыгы 78 кеше – Мәләкәс, Иске Җирекле, Калинино авылларын чүп-чардан арындырдылар һәм территориядә 60 төп агач утырттылар. Калинино халкы исә тагын бер игелекле эш башкарды – өмәчеләр үзара салым акчасына кайтарылган балалар мәйданчыгын җыеп, урнаштырып куйдылар. Таучыгы, әйләнмәле атынгычы, гимнастика ясау өчен җайланмасы булган балалар мәйданчыгы өчен сабыйлар да, олылар да бердәй сөенделәр. Мәләкәс авыл җирлегендә шушы шимбәдә зиратларны чистарту-җыештыру буенча да өмә оештыру күздә тотыла. 
Кече Шилнә авыл җирлегенә караган Аккош күле мәйданында 60тан артык кеше 5000 төпкә якын юкә, имән һәм ылыслы агачлар утыртты. Шимбә өмәсендә район башлыгы Фаил Камаев та Кече Шилнә авыл халкы, волонтерлар, студентлар белән бергәләп агач утыртуда катнашты.
Авыл җирлекләрен тәртипкә китерү дәвам итәчәк. Территорияләрдә чисталыкны тәэмин итүне аерым предприятие-оешмаларга беркетү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев