Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин түләргә кушкан акчаны кем түләячәк?

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында биргән йөкләмәләр Министрлар кабинетының Резерв фондыннан, өстәмә керемнәрдән һәм бюджетны яңадан бүлүдән финансланырга мөмкин. Бу хакта Финанслар министрлыгына сылтама белән ТАСС яза.

"Финанс чыганаклары буларак, Хөкүмәтнең Резерв фондыннан, өстәмә керемнәрдән, шулай ук өстенлекләр нигезендә бюджет эчендәге бүлүләрдән алынган акча файдаланылырга мөмкин", - дип хәбәр итәләр Финанс министрлыгында.

Элегрәк Путин мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә тәкъдим иткән иде.

Аның сүзләренә караганда, хезмәт базары һәм гражданнарның реаль керемнәре, һичшиксез, тергезеләчәк. Әмма бу хәл булганчы Президент мәктәп яшендәге балалар тәрбияләнүче гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү башкарырга тәкъдим итте.

Үз чиратында, Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков укучыларга түләү гариза буенча бирелергә тиеш, дип билгеләп үтте.

Фото: .gazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев