Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәм көннәрендә эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый

Һәр елны 12 гыйнвар көнне Россиядә прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Район прокуроры Айрат Галимәрданов бу көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика прокуроры Илдус Нәфыйков катнашында Казанда үткән бәйрәм чарасында катнашты. Район прокуратурасында бүген нибары алты кеше эшли. Аларның һәрберсе законлылыкны, гражданнарның хокукларын яклау юнәлешендә зур осталык чарлаган тәҗрибәле...

Һәр елны 12 гыйнвар көнне Россиядә прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Район прокуроры Айрат Галимәрданов бу көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика прокуроры Илдус Нәфыйков катнашында Казанда үткән бәйрәм чарасында катнашты.

Район прокуратурасында бүген нибары алты кеше эшли. Аларның һәрберсе законлылыкны, гражданнарның хокукларын яклау юнәлешендә зур осталык чарлаган тәҗрибәле хезмәткәр. Прокурорларның һөнәри бәйрәмнәре яңа елга аяк баскан көннәргә туры килә. Шуңа күрә бу дата аларның еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау, узган еллар белән чагыштыру чоры да.

2015 ел дәвамында район прокуратурасына 562 мөрәҗәгать кергән, бу 2014 ел белән чагыштырганда 130га кимрәк. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 376сы законнарның үтәлешенә һәм хокукый актларның законлылыгына кагыла. Гражданнарның хезмәт хокукларын бозу белән бәйле 41 шикаять кергән. Узган ел исә андый эшләр 79 булган. 41 мөрәҗәгатьнең 23ен прокуратура канәгатьләндергән.

Район прокуратурасына һәр ел саен җир белән бәйле шикаять хатлары күп керә. Узган ел андый мөрәҗәгатьләр 67 булган. Аларның 7се буенча уңай карар чыгарылган. Мөрәҗәгатьләр арасында алимент түләмәү буенча шикаятьләр бар. Андыйлар 34 булган. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык тармагы белән бәйле - 36, юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы 42 шикаять хаты теркәлгән. Халык прокурорларга үзен борчыгын тагын күпләгән сораулар белән мөрәҗәгать итә. Прокуратурада бүген дә, элеккеге кебек үк, кешенең хокукларын яклау иң мөһиме булып кала бирә. Шикаятьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район прокуратурасы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын район җитәкчелеге дә тәбрикли. Халык мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итүләрен, югары компетентлык, тәвәккәллек кебек сыйфатларның югалмавын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев