Яңалыклар

Президент предприятиеләрдә булды

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре  кысаларында «Агрокөч. Чаллы-МПК» ҖЧҖ һәм «Чаллы икмәге» АҖ предприятиеләрендә   булды. 

Ул   «Чаллы-Бройлер»да әзер продукция җитештерү буенча автоматлаштырылган линияләрне карады, болар: традицион казылыклар, пешерелгән-ысланган эшләнмәләр һәм ярымфабрикатлар, төрле төр маринадлар, деликатеслар һәм чи  килеш  какланган  әйберләр - барлыгы 250дән артык эшләнмәләр.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук продукцияне  төргәкләү цехларын, чимал әзерләү мәйданчыкларын, каклау камераларын һәм башка җитештерү урыннарын күрсәттеләр.
“Агрокөч. Чаллы-МПК” - Татарстанда айга 100 тонна чи  килеш  какланган   казылык һәм айга 300 тонна ярымфабрикатлар җитештерү мөмкинлеге булган бердәнбер предприятие.
БДБ илләре арасында “Агрокөч. Чаллы-МПК” предприятиесе  продукциясе ешрак Әзербайҗанга һәм Үзбәкстанга җибәрелә, анда ул аеруча популяр. Экспортның төп күләме хәләл продукциягә туры килә.
“Чаллы икмәге” предприятиесенә килгәндә, бүген ул Татарстан Республикасының Кама аръягы төбәгендә икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе. Тәүлеккә 80 тоннадан артык продукция җитештерелә. 2020 елдан предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча федераль программага керде.


 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев