Подсолнухига – асфальт юл
Әҗмәкәй авыл җирлегенә караган Подсолнухи микрорайонда транспорт чарасы үтәрлек каты өслекле юл салуга әзерлек эшләре март аенда башланган иде. Шуннан бирле биредә юл салу эше этаплап башкарыла.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамовның әйтүенчә, микрорайондагы Машиностроительная һәм Подсолнухи урамнарында автомобиль юллары төзелешен «ТрестКамдорстрой» ААҖ подрядчы оешмасы башкара.
Подсолнухи микрорайонында автомобиль юлы төзелеше проекты ике участоктан тора. Машина төзүчеләр боҗрасыннан алып Подсолнухи урамының 1,6 км озынлыктагы боҗрасына кадәрге беренче участокта асфальт-бетон җәю эшләре башкарылды. Юл салу эшен тоткарлыксыз башкару өчен сишәмбе көнне 815 тонна, чәршәмбе 914 тонна асфальт-бетон түшәлде. Беренче участота асфальт җәю эше 5 августта төгәлләнде.
Икенче өлеш Подсолнухи боҗрасыннан алып Челны-Водозабор автомобиль юлына чыгу участогын тәшкил итә. Хәзерге вакытта 3 километр озынлыктагы юлга вак таштан нигез салу эшләре башкарыла.
Шунысын да әйтергә кирәк: подрядчы оешма юл салу эшенең графиктан калышуын бетерү өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга тырыша.
/ Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев