Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фондына бурычлы шәхси эшмәкәрләрне аулыйлар

Пенсия фонды хезмәткәрләре һәм суд приставлары 12 майдан 11 июньгә кадәр Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча бурычлы шәхси эшмәкәрләрне аулый. Бүген районның 1016 эшмәкәренең фондка барлыгы 25 млн сум акча кертәсе бар. Акция алдыннан бурычлыларның күчемле һәм күчемсез милке, банктагы счетлары, анда саклана торган акча суммасы турында мәгълүмат әзерләнгән. Айлык...

Пенсия фонды хезмәткәрләре һәм суд приставлары 12 майдан 11 июньгә кадәр Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча бурычлы шәхси эшмәкәрләрне аулый. Бүген районның 1016 эшмәкәренең фондка барлыгы 25 млн сум акча кертәсе бар. Акция алдыннан бурычлыларның күчемле һәм күчемсез милке, банктагы счетлары, анда саклана торган акча суммасы турында мәгълүмат әзерләнгән. Айлык барышында суд приставлары һәм пенсия фонды хезмәткәрләре эре базарларга һәм сәүдә үзәкләренә, шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлек алып бара торган урыннарына чыгачаклар. Бурычлыларны Россия Федерациясеннән читкә чыгармау, «Юл приставы» аппарат-программа комплексын куллану буенча да эш көчәйтелгән.

Җыелган бурычлар киләчәк пенсия күләменә турыдан-туры тәэсир итә. Гамәлдәге законнар буенча, пенсия фондына кертем түләнеп барган чор гына эш стажына керә. Шуны да истә тотарга кирәк, эшмәкәрнең эшчәнлек алып бару-бармавына карамастан, иминият кертемнәре аның Бердәм дәүләт реестрына кертелгән көненнән башлап исәпләнә, дип кисәтәләр район буенча Пенсия фонды бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев