Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия алды яшендәгеләрне эшкә алмасаң – штраф

Пенсия алды яшендәгеләрнең хезмәт хокукларын бозган эш бирүчеләргә карата хәзер җаваплылык тагын да көчәйде. Законга үзгәрешләр 2019 елдан кертелде. Сүз бу яшьтәге гражданнарны нигезсез рәвештә эшкә кабул итмәү һәм эштән азат итү турында бара. 

Мондый җинаятьләр өчен 200 мең сумга кадәр яки хөкемгә тартылучының 18 айга кадәр хезмәт хакы күләмендә штраф түләтү, я булмаса эш бирүчене 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту каралган. 
Әлегә кадәр мондый җаваплылык йөкле яки өч яшькә кадәр баласы булган хатын-кызларны эшкә алмаучыларга карата гына кулланыла иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X