Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альцгеймер чире белән авыручы олы яшьтәге ир-ат югалган

Кичә, 6 март көнне, Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында яшәүче 1939 елгы ир-ат югалган. Миннәхмәт Баһаутдинов исемле бабай иртәнге сәгать бишләр тирәсендә өйдән чыгып киткән, кайсы якка таба китүен өйдәгеләр абайламыйча калган. Өстенә бушлат, колакчын бүрек, аягына кәлүш киеп киткән. Туганнары хәбәр иткәнчә, ул Альцгеймер чире белән авырый, үзенең кайда...

Кичә, 6 март көнне, Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында яшәүче 1939 елгы ир-ат югалган. Миннәхмәт Баһаутдинов исемле бабай иртәнге сәгать бишләр тирәсендә өйдән чыгып киткән, кайсы якка таба китүен өйдәгеләр абайламыйча калган. Өстенә бушлат, колакчын бүрек, аягына кәлүш киеп киткән. Туганнары хәбәр иткәнчә, ул Альцгеймер чире белән авырый, үзенең кайда яшәгәнен хәтерләми.

Туганнары һәм битараф булмаган авылдашлары аны икенче тәүлек буена эзлиләр, әмма әлегә аның кайда булуы турында бернинди мәгълүмат юк. Алар бабайның Тукай районында булу мөмкинлеген дә кире какмыйлар, шуңа күрә, райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, битараф булмауарын һәм югалган кеше турында берәр информациягә тап булган очракта кичектермәстән полициягә хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев