Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйләнәбез, туабыз, шәп исемнәр куябыз

Район ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, агымдагы елның 1 сентябренә Тукай районында 220 бала туган. Чагыштыру өчен, бу вакытта узган ел 185 сабый дөньяга килгән. Районыбызда 2022 елда фанни дөньядан 330 кеше бакыйлыкка киткән. Быел Тукай райолны ЗАГС бүлегендә 260 пар никахлашты, 230 кеше аерылышты. Иң яшь кияү һәм кәләш 17 яшьлек бер пар булды. Ә иң өлкән өйләнешүчеләр – 69 яшьлек кәләш һәм 68 яшьлек кияү.

Сентябрь ае башыннан 33 гаилә законлы никахын теркәгән, бу атнада тагын 14 пар язылышырга гаризалар биргән. 
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Мостафина сүзләренә караганда, тукайлылар үз балаларын иске, борынгы рус яки гарәп исемнәрен яки бөтенләй яңа, сирәк, чит телләрдән алынган исемнәр белән атауны өстен күрәләр. Еш кына районда яшәүчеләр малайларны Богдан, Федор, Тимофей, Вениамин, Азим, Әмир, Тимур, кызлар – Асия, Асель, Амелия, Амалия, Варвара, Хәлимә, Ясминә, Мәликә, Әминә исемнәре белән атый башладылар.
Быел иң еш очрый торган исемнәр- Әмир һәм Алия, шуңа күрә 2029-нчы елда бер сыйныфта адаш исемле берничә бала укуы гаҗәп булмас..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев